ЯҢАЛЫКЛАР


23
март, 2026 ел
дүшәмбе

«Дәүләт хезмәтләре» порталында 17 марттан балаларны беренче сыйныфка язу өчен гариза черновигын тутырырга мөмкин. Баланың мәктәптә укый башлавы - һәр гаилә өчен әһәмиятле вакыйга. Балаларның әйләнә-тирәлеге, гадәти яшәү рәвеше үзгәрә, анда алар үзләренең талантларын һәм аралашу күнекмәләрен үстерәләр. Шуңа күрә баланың кирәкле мәктәпкә эләгүе бик мөһим.


19
март, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, 19 мартта, «Акыллы шәһәр-Түбән Кама» вәзгыять үзәген ачу тантанасы булды. Чарада ТР цифрлы үсеш министры Илья Начвин, Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин һәм Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев катнашты.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе эш визиты белән Аньхой провинциясенең Хэфэй шәһәрендә булды. Делегация составына шулай ук республиканың цифрлы үсеш министры урынбасары Булат Габдрахманов та керде.


18
март, 2026 ел
чәршәмбе

Балалар ИТ-паркында 55 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга исәпләнгән "МАХны үзләштер" проекты укучыларын бүләкләделәр. Программа буенча 150 укучы үтте, тагын 100 кеше укый башлады инде. Иң өлкән катнашучыларга 89 яшь.

Бүген Татарстан башкаласында «Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре» (РТРС) инженер-техник хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» һөнәри осталык конкурсы башланды.Чара беренче тапкыр Идел буе федераль округында компаниянең 14 филиалы арасында үткәрелә. Конкурсны ачуда Татарстан Республикасының цифрлы үсеш министры Илья Начвин чыгыш ясады.

Бүген, 18 мартта, Татарстан цифрлы үсеш министры урынбасары Альберт Яковлев матбугат конференциясендә катнашты, анда ул мошенникларның гражданнарны алдау өчен нинди ысуллар куллануы һәм алардан ничек сакланып булуы турында сөйләде.


17
март, 2026 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы халкы кайсы территорияләрнең уңайлырак һәм заманчарак булачагын мөстәкыйль билгели ала. 26 мартка кадәр «Дәүләт хезмәтләре» порталында сораштыру узып була, анда төзекләндерү өчен теләсә нинди территорияне тәкъдим итәргә мөмкин.


16
март, 2026 ел
дүшәмбе

Innostage компаниясе цифрлы куркынычсызлык өлкәсендәге төп карарлар турында сөйләде һәм ЯФне куркынычсыз куллану буенча пилот проекты турында фикер алыштылар.

Мегафон операторының Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге директоры итеп Валерий Борунов билгеләнде. Элек бу вазыйфаны Михаил Русинов биләгән. Ул Идел Буе төбәкләрендә Мегафонның корпоратив бизнесны үстерү департаментын җитәкләде.

Татарстан Республикасы җыелма командасы «Кибербитва» мәгълүмати куркынычсызлык турнирында икенче урынны алды. Ярышлар «Цифрлы маяк» форумының йомгаклау көнендә узды. Форум илнең 50 төбәгеннән 900дән артык катнашучыны җыйды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International