Бүген, 19 мартта, «Акыллы шәһәр-Түбән Кама» вәзгыять үзәген ачу тантанасы булды. Чарада ТР цифрлы үсеш министры Илья Начвин, Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин һәм Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев катнашты.
Вәзгыять үзәге ачылу район үсешендә төп вакыйгага әверелде. «Акыллы шәһәр-Түбән Кама» - видеокамералардан, домофоннардан һәм «Цифрлы Түбән Кама» платформасыннан реаль вакыт режимында мәгълүмат алучы бердәм" мәгълүмат үзәге.
Үзәк Түбән Кама шәһәре мәгълүмат үзәгенең структур бүлекчәсе булып тора.
Вәзгыять үзәге тормышның төп өлкәләрен берләштерә: социаль, сәламәтлек саклау, икътисад, мәгариф, мәдәният, торак сәясәте, җәмәгать транспорты. Анда шулай ук яшеренү урыннары, җирле халыкның мөрәҗәгатьләре һәм инвестиция проектлары турында мәгълүмат тупланган. Мәгълүматлар интерактив экраннарга чыгарыла, ә җитәкчеләр оператив рәвештә карарлар кабул итә ала. «Цифрлы Түбән Кама» мониторингы системасы базасында мәгълүмат үзәге бот булдырган, ул атна саен төп күрсәткечләр буенча шәһәр җитәкчелегенә җибәрә.