Балалар ИТ-паркында 55 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга исәпләнгән "МАХны үзләштер" проекты укучыларын бүләкләделәр. Программа буенча 150 укучы үтте, тагын 100 кеше укый башлады инде. Иң өлкән катнашучыларга 89 яшь.
"Өченче буын университеты" проекты кысаларында "МАХны үзләштер" курсы өлкән кешеләргә заманча цифрлы технологияләрне үзләштерергә һәм аларга көндәлек бурычларны хәл итү өчен кулланырга мөмкинлек бирә. Программа цифрлы грамоталылык дәрәҗәсен һәм аралашу куркынычсызлыгын арттырырга ярдәм итә. Проект Пенсионерлар берлеге белән берлектә Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Хезмәт министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
"МАХны үзләштер" программасы - технологияләрнең барлык буыннар өчен дә мөмкин булуына тагын бер адым. Без ышанабыз, курс 55 яшьтән өлкәнрәк республикада яшәүчеләргә заманча коммуникация җиһазларыннан ышанычлы файдаланырга ярдәм итәчәк, шулай ук аралашу һәм онлайн дәүләт хезмәтләре алу өчен яңа мөмкинлекләр ачачак", – дип саный ТР цифрлы үсеш министры урынбасары Булат Габдрахманов.
Программада катнашучыларны ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Гадел Мөбәрәкшин бүләкләде. Укучылар истәлекле сувенирлар алдылар. Киләчәктә программаны пенсионерлар берлеге белән хезмәттәшлек итүче башка мәйданчыкларга да киңәйтергә мөмкиннәр.