ЯҢАЛЫКЛАР


21
октябрь, 2022 ел
җомга

Дәүләт хезмәтләре порталы аша 8-11 сыйныф укучылары бушлай ике еллык программалаштыру курсларын үтәргә гариза бирә ала.

Россия теле һәм радиотапшырулар челтәре филиалы – «Татарстан Республикасы радио-телевидение тапшыру үзәге»нең аз көчле телерадиотапшыру объектларында радиотелевизион җиһазларны планлы профилактикалауны октябрьнең соңгы декадасында үткәрү турында хәбәр итә.

 


20
октябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Б.Рәмиев исемендәге яңа ИТ-паркта Россия Федерациясе спорт министры Олег Васильевич Матыцин булды. Очрашуда Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Сергеевич Кравцов, Татарстан Республикасы цифрлы үсеш министры Айрат Ринат улы Хәйруллин, Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Александрович Леонов катнашты.

Аккредитацияләнгән барлык ИТ-компанияләргә, аккредитацияләүнең яңа тәртибе үз көченә кергәннән соң (31 октябрьгә кадәр), бер ай эчендә Федераль салым хезмәтенә салым серен тәшкил итүче белешмәләрне ачуга ризалык бирергә кирәк. Бу компаниянең аккредитация шартларына туры килүен раслау өчен кирәк.

20 октябрь көнне «Төбәкара компетенцияләр үзәге – Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумы» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесендә «Цифрлаштыру шартларында уку процессын трансформацияләү» республика фәнни-гамәли конференциясе узды.


19
октябрь, 2022 ел
чәршәмбе

22 октябрь көнне 14.00 сәгатьтә «Төбәкара компетенцияләр үзәге – Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумы» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе булачак абитуриентларны һәм аларның әти-әниләрен, шулай ук цифрлы өлкәдә өстәмә белем алу турындагы мәгълүмат турында белергә теләүче һәркемне чакыра, дип хәбәр итә техникум матбугат хезмәте.


17
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Алдагы 4 ноябрь (Халыклар бердәмлеге көне), 6 ноябрь (Татарстан Республикасы Конституциясе көне) бәйрәм көннәре уңаеннан Күп функцияле үзәкләрнең эш графигы үзгәрүен хәбәр итәбез.


14
октябрь, 2022 ел
җомга

17 октябрьдә 02.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасының эре телеүзәкләрендә – Казанда, Чаллыда, Түбән Камада, Лениногорскта, Биләрдә (Зур Алан), Шәмәрдәндә, Әлмәттә (Миңлебай) – радиотелевизион җиһазларны планлы профилактикалау үткәрелә.

Татарстан Республикасының РТРС радиотелеүзәге  киләсе атнада телерадиотапшыруларның аз көчле объектларында радиотелевизион җиһазларны планлы профилактикалауны үткәрү турында хәбәр итә.


13
октябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Яше 18 дән арткан һәр татарстанлы сыйфатлы мобиль интернет белән тәэмин итәргә кирәк дип санаган бер авыл торак пункты өчен тавыш бирә ала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International