Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк Стартап хабы базасында PropTech кластеры ачыла

2022 елның 14 декабре, чәршәмбе

15 декабрьдә Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк Стартап Хаб базасында PropTech кластеры ачылачак. Чараның генераль партнерлары - UD Group һәм G-группа компанияләре.

PropTech кластеры - «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендә технопарк» ДАУ технологик эшкуарлыкны үстерү департаменты җитәкчесе Алексей Таранов һәм G-group компаниясенең проект офисы җитәкчесе Алексей Степанов җитәкчелегендә төзелеш технологияләре, шулай ук күчемсез мөлкәт өлкәсендә технологияләр чишелешләрен эшләүче стартап-проектлар берләшмәсе.

PropTech кластер эшчәнлеге түбәндәге юнәлешләр буенча гамәлгә ашырылачак:

  • Proptech индустрия базарын һәм трендларын тикшерү  һәм анализлау.
  • Стартапларны эзләү һәм тизләтү, шулай ук корпоратив тизләтү (акселерация) программалары.
  • Мәгълүмати-технологик проектлар, төзелеш корпорацияләре һәм профильле ведомстволар арасында хезмәттәшлек дәрәҗәсен арттыру һәм аларга җәлеп итү.
  • Бу өлкәдә тиешле компетенцияләр формалаштыру.
  • Татарстан Республикасы территориясендә күчемсез мөлкәт өлкәсендә технологияләр, шулай ук төзелеш технологияләре өлкәсендә башлангыч эшкуарларны үз бизнесларын булдырырга һәм үстерергә дәртләндерәчәк шартлар тудыру.

Чараның кунаклары һәм спикерлары - Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Рөстәм Һидиятуллин, «УК «Суварстроит» ҖЧҖ генераль директоры Руслан Нурмөхәммәтов, «КамаСтройИнвест» ҖЧҖ үсеш буенча директоры Рушан Абдулкадеров, MIR Group компанияләр төркемен гамәлгә куючы Тимур Егоров, Perfect RED компаниясенең идарәче партнеры Елена Стрюкова, "Ак Барс Девелопмент" ҖЧҖ директоры Максим Грицких, "Ак Барс Девелопмент" ҖЧҖ HR-директоры Елена Данилова, UD Group  корпорациясенең UDTX венчур билдеры CEO Азат Гәйнетдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International