Казанда «Яңа чакырулар – цифрлы икътисад өчен кадрлар әзерләү» бөтенроссия форумы узачак

2022 елның 9 декабре, җомга

13 декабрьдә, Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы кысаларында һәм «Халыкара компетенцияләр үзәге - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе төзелүгә 90 ел тулу уңаеннан, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы республика хакимиятенең закон чыгару һәм башкарма органнары вәкилләре катнашында «Яңа чакырулар – цифрлы икътисад өчен кадрлар әзерләү» бөтенроссия форумын үткәрә.

Форум кысаларында өч секция эше планлаштырылган:

- РФ цифрлы икътисад ихтыяҗлары өчен мәгариф системасын IT-трансформацияләү;

- Тәрбия аша цифрлы трансформация;

- Үсеш нокталары - алдан һөнәри юнәлеш агрегаторы буларак.

Барлык теләүчеләр дә чакырыла!

Дата һәм вакыты: 2022 елның 13 декабре 13:00

Уздыру адресы: Казан шәһәре, Спартак урамы, 2 йорт (Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк)

Форум программасы белән танышырга һәм катнашуга гаризаны сылтама буенча бирергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International