Татарстан укытучылар өчен «Аралашу марафоны» акциясенең икенче этабында җиңде

2022 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

Сферум мәгълүмати-коммуникацион белем бирү платформасы 2022 елның 1-30 ноябрендә укытучылар өчен «Аралашу марафоны» ның икенче этабында җиңүчеләрне игълан итте. Айның иң актив төбәге дип Татарстан Республикасы танылды. Төбәкнең мәгариф учреждениеләренә 200 Маруся тавыш ярдәмчесе белән акыллы VK мини-колонка биреләчәк.

Акциядә Татарстан Республикасы, Белгород һәм Курск өлкәләре, шулай ук Ханты-Манси автономияле округы педагоглары җиңде. Аларның барысына да бүләккә смартфоннар биреләчәк.

Шулай ук узган конкурс йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының Г.С.Боровиков исемендәге 3 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбенә белем бирү процессында куллану өчен ноутбук тапшырылачак.

Бүгенге көндә акциянең өченче этабы старт алды, ул 26 декабрьгә кадәр үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International