7 декабрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы «Коррупциясез ачык дөнья коралы буларак цифрлы технологияләр» темасына панель дискуссия үткәрде.
Чара Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы кысаларында 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган иде.
Дискуссия кысаларында катнашучылар цифрлы җиһазларның гражданнар белән дәүләт хезмәттәшлегенең үтә күренмәлелегенә һәм законнарны үтәүгә йогынтысы, коррупциягә каршы көрәш кораллары турында фикер алыштылар.
Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрының урынбасары Рөстәм Һидиятуллин соңгы 10 елда мәгълүмати технологияләр үсеше татарстанлылар тормышына сизелерлек үзгәрешләр кертүен билгеләп үтте. «Дәүләт хезмәтен алу өчен смартфонны чыгарырга, кушымта иконасына басарга кирәк - һәм әзер. Дәүләт тагын да сервиска юнәлдерелгәнгә әйләнә. Хәзерге вакытта Татарстан - цифрлы форматта дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең тулы спектрын тәкъдим итүче бердәнбер төбәк», - дип ассызыклады Рөстәм Һидиятуллин.
Панель дискуссия кысаларында катнашучылар дәүләт, шул исәптән дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең республика порталлары һәм Халык контроле белән үзара бәйләнешнең цифрлы коралларын куллану мәсьәләсенә багышланган онлайн-тавыш бирүдә катнаштылар. Тавыш бирүчеләрнең 94 проценты «Дәүләт хезмәтләреннән» файдалануларын, 1 проценты шикаятьләрне кәгазьдә язуы хакында белдергән.
Исегезгә төшерәбез, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең республика порталы – региональ хезмәтләрне һәм сервисларны булдыруга һәм үстерүгә юнәлдерелгән уникаль региональ портал, ул төрле тормыш ситуацияләре буенча 463 төр электрон хезмәтләрне һәм сервисларны берләштерә.
Шулай ук чара барышында сәламәтлек саклау һәм мәгариф өлкәләрен киң аудиториягә иң якыннары буларак цифрлаштыру мәсьәләләре күтәрелде, Республика клиник хастаханәсе эшен HIMSS стандартлары буенча цифрлаштыру һәм сертификацияләү проектлары тәкъдим ителде, Татарстанның мәгариф учреждениеләренә гаризалар бирүнең электрон форматлары турында сүз барды.
Панель дискуссия ахырында тармак чараларында: «Яшьләр һәм коррупция» интеллектуаль-күңел ачу уенында һәм коррупциягә каршы темасына иҗади эшләр конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды.