Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк мәйданчыгында «Яңа чакырулар – цифрлы икътисад өчен кадрлар әзерләү» бөтенроссия форумы уздырылды.
Чара Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы кысаларында уздырылды һәм Халыкара компетенцияләр үзәге - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы оешуга 90 ел тулуга багышланган иде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин һәм мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин техникум студентлары һәм партнерлары проектлары күргәзмәсе белән таныштылар, «Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы» конверты һәм штампеле чыгуга багышланган почта продукциясенә истәлекле штемпель басу тантанасында катнаштылар, форумда катнашучыларны сәламләделәр.