Татар клавиатурасы барлык iOS кушымталарында да бар. Мобиль кушымтаны йөкләү өчен телефоннан AppStoreга керергә һәм Йөкләү төймәсенә басарга кирәк. Аннары "Клавиатураны ничек кабызырга" салынмасына керегез, "Сайларга" төймәсенә басып, "Тел" бүлегендә татар телен сайлагыз.
Татарстан Республикасының Цифрлы үсеш министрлыгы искәртеп узганча, аккредитация узган ИТ-компанияләргә 31 октябрьгә кадәр Федераль салым хезмәтенә салым серен тәшкил итүче белешмәләрне ачуга ризалык бирергә кирәк.
Россия теле һәм радиотапшырулар челтәре филиалы – «Татарстан Республикасы радио-телевидение тапшыру үзәге»нең аз көчле телерадиотапшыру объектларында радиотелевизион җиһазларны планлы профилактикалауны ноябьдә үткәрү турында хәбәр итә.
«Локоло» милекчеләренең онлайн тавыш бирү сервисы эшли башлады. Фрунзе урамындагы 19 нчы номерлы йортта («Заречье»идарәче компаниясе) яшәүче кулланучылар үз йортларына кагылышлы карарлар өчен тавыш бирәчәкләр.
Дәүләт хезмәтләрендә интернетта үз-үзеңне дөрес һәм имин тотышка багышланган «Киберкуркынычсызлык – гади ул» дигән яңа бүлек барлыкка килде.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2022 елның 30 сентябрендәге 1729 номерлы карары белән расланган мәгълүмати технологияләр өлкәсендә эшчәнлек башкаручы Россия оешмаларын дәүләт аккредитациясе турындагы Нигезләмәнең 4 пунктындагы б) пунктчасы нигезендә дәүләт аккредитациясе алу хокукына критерийларның берсе булып тора:
МТС Татарстан бизнес-базарында IoT-сервисларын куллануны анализлады. 2022 ел башыннан NB-IoT МТС челтәренә тоташкан акыллы сенсорлар саны, 2021 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, ике тапкырга артты.Шул ук вакытта «акыллы домофоннар» иң күпкә артты — алар бу чорда сатылган NB-IoT җайланмаларының гомуми санының өчтән бер өлешен тәшкил иттеләр.
«Цифрлы икътисад» илкүләм проекты ярдәмендә гамәлгә ашырыла торган «Госуслуги Авто» мобиль кушымтасында «Европротокол онлайн» сервисы ачылды. Аның аша автомобиль йөртүчеләр, полиция хезмәткәрен чакырмыйча һәм кәгазь бланкларын тутырмыйча, юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр итә алалар.
МегаФон Россия нефть химиясе сәнәгатенең иң эре үзәкләренең берсендә элемтә объектларын төзү буенча масштаблы проектны төгәлләде. Нәтиҗәдә, Түбән Кама сәнәгать зонасын LTE челтәре белән каплау мәйданы 4 тапкырга артты һәм 42 км² га җитте.
23 октябрьдә Казанның югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк»технопаркы үзенең туган көнен билгеләп үтә! Технопарк коллективын әлеге күркәм бәйрәме белән котлыйбыз!