Кама Тамагы районы мәктәпләре укучылары Хакатонда катнаштылар

2022 елның 16 декабре, җомга

15 декабрьдә Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында Кама Тамагы районы мәктәпләре укучылары өчен чираттагы TatarHack хакатоны узды. Анда районның 50 урта һәм өлкән сыйныф укучылары катнашты.

Нәтиҗә буенча конкурста җиңүчеләр арасында:

- Кама Тамагы Татар мәктәбенең "Чиста продуктлар" проекты;

- Кама Тамагы урта белем бирү мәктәбенең "Җиңел Travelling" проекты;

- Рудницкая урта белем бирү мәктәбенең "VR-GO" проекты.

Катнашучыларны Кама Тамагы муниципаль районының Мәгариф идарәсе җитәкчесе Елена Гыймадиева котлады.

TatarHack-ул Татарстан Республикасында циффрлаштыру елына багышланган район үзәкләрендәровфрлы карарлар эшләү буенча конкурс. Конкурс кысаларында 6-11 сыйныф укучылары, 1-2 курс студентлары командаларга берләшеп, санлы технологияләр ярдәмендә шәһәр һәм район проблемаларын хәл итүне эзлиләр. Сораулар һәм проблемалар катнашучыларның яшенә туры килә, һәм чишү вакыты чикле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International