МТС элемтә сыйфатын ныгытты һәм казанлыларның популяр кышкы ял урыннарында югары тизлекле интернетны җәелдерде. Нәтиҗәдә, шәһәрнең кеше иң күп йөри торган шугалакларында һәм чаңгы трассаларында интернет тизлеге бер ярым тапкырга арткан.
Яңа тизлек Казанның һәр районындагы чаңгы трассаларында һәм боз ареналарында эшли. 4G мобиль интернетны Кремль яр буе территориясендә, Горький һәм «Черек күл» парклары, «Калейдоскоп» балалар паркы, Горки-Әмәт урманы һәм Идел буе районындагы «Чирәмдә хоккей үзәге» территориясендә, Яңа Савин районында Җиңү паркы һәм «Ак Барс Арена» стадионы, Мәскәү районындагы «Тасма» стадионы, шулай ук Киров районындагы боз ареналарында тизләттеләр .
МТС чаңгычыларны да читләтеп узмады – Дәрвишләр бистәсендәге Каенлыкта һәм Мирныйдагы чаңгы-биатлон комплексында төп чаңгы трассаларында LTE тизлеген арттырды. Моннан тыш, өстәмә җиһазлар Иннополис ИТ-шәһәре янында урнашкан «Свияжские холмы» тау чаңгысы комплексында, анда бөтен илдән экстремаль спорт төрләрен яратучылар кыш саен ял итә.
«Гадәттәгечә, бу айларда һәм каникулларда без «кышкы» урыннарда трафик үсешен теркәп барабыз. Биредә ял итүчеләр социаль челтәрләр өчен гаилә фотолары һәм видеолары ясыйлар, спортчылар белән мессенджерларда аралашалар, музыка һәм подкастлар тыңлыйлар, җиһазларны арендалау өчен банк кушымталарыннан файдаланалар», — дип сөйләде Татарстанда МТС директоры Марат Шакиров.