Татарстан авылларында Яңа ел бәйрәмнәренә интернетны тизләттеләр

2022 елның 16 декабре, җомга

Көзен Мегафон республиканың тагын 21 кечкенә торак пунктында база станцияләрен модернизацияләде. Реформинг, яки башка сүзләр белән әйткәндә, 2100 МГц диапазонында ешлыкларны LTE-технологияләр файдасына күчерү Татарстан абонентлары өчен челтәр җитештерүчәнлеген һәм мобиль интернет тизлеген арттырды.

Татарстанлыларның 23% ы шәһәрләрдән читтә яши, аларга төбәктәге барлык мобиль интернет - оператор мәгълүматларының 25% тан артыгы туры килә. 2022 ел башыннан республика авыллары, бистәләре халкы 30 меңнән артык Тб йөкләгән. Бу күләм HD сыйфатта «Өйдә берүзе» («Один дома») фильмын 6 миллион тапкыр карау өчен җитә. Озын кышкы ял көннәрендә шәһәр читендә сарыф ителгән трафик 30-40% ка артыр дип фаразлана.

Уртача алганда, авыл кешесе бер ай эчендә якынча 19 Гб мәгълүмат куллана. Ә агымдагы елда тапшырылган мәгълүматларның суммар күләме буенча "иң йөкләүче" җирлекләр түбәндәгеләр:

  1. Ютазы районында Урыссу-1 000 Тб;
  2. Яшел Үзән районында Васильево — 790 Тб;
  3. Лаеш районында Усад — 780 Тб.

«Бер ел эчендә кече торак пунктларда онлайн активлык 35% ка артты. Ешлык ресурсын нәтиҗәлерәк диапазонга бүлеп бирү нәтиҗәсендә, хәтта интернет куллану арта барган саен да, тизлекне 10-20% ка арттыруга ирешкәннәр. Хәзер челтәргә йөкләнеш арту шартларында, безнең абонентлар мобиль хезмәтләрнең югары сыйфатын куллана», - дип сөйләде Татарстанда Мегафон директоры Дмитрий Кузнецов.

Инфраструктура үзгәрешләре Урыссу, Актүбә, Куйбышев Затоны, Бөреле җәнлек совхозы, Введенская Бистәсе, Чирпа, Зур Ходяшево, Үрәсбаш, Тагаш, Танай, Иске Шигали, Яңа Чаллы, Усали, Кичү, Кошкино, Иске Шәйморза һәм башка авылларында абонентларга өстәмә тизлек өстәлде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International