Цифрлы үсеш министрлыгы спам шалтыратуларны контрольдә тотуны көчәйтәчәк

2022 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

Россия Цифрлы үсеш министрлыгы операторлар өчен шалтырату максатын раслаганчы автошалтыратуны тыярга мөмкинлек бирүче механизм кертергә тәкъдим итте. Әгәр дә элемтә операторлары механизмны гамәлгә ашырсалар, телефоннан реклама саны кими.

Блоклау нәкъ автошалтыратуга кагыла – аны элемтә операторы махсус софт ярдәмендә билгели ала. Цифрлы үсеш министрлыгы базар вәкилләре белән инициатива турында фикер алышты инде. Компанияләр әйтүенчә, бу спам өчен генә киртә түгел, мошенниклар өчен дә киртә булырга мөмкин. 

Техник мөмкинлек рөхсәт итсә, операторлар шулай ук абонентларга нинди компания аларга шалтыратканын хәбәр итәчәкләр. Смартфон экранында шалтыратучының номеры һәм исеме күрсәтеләчәк, мәсәлән, медицина үзәге, банк яки бүтән учреждение һәм аның исеме. 

Техник яктан мондый хезмәтләр бар: кайбер IT-компанияләр мондый кушымталар чыгаралар. Цифрлы үсеш министрлыгы хезмәтне бушлай ясарга  тәкъдим итә. 

Яңа механизм кертү ярдәмендә реклама шалтыратулары саны кимиячәк; абонент кем шалтыратканын һәм телефоннан җавап бирергәме-юкмы икәнен хәл итә алачак. 

Яңа кагыйдәләр белән Хөкүмәт Карары проектында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International