Telegram аккаунтларын урлау өчен кулланылган яңа мошенниклык схемалары барлыкка килде

2022 елның 19 декабре, дүшәмбе

Шәхси хәбәрләргә баланы рәсемнәр конкурсында катнашуга (бертуган энесе-сеңлесенә) ярдәм итү һәм «интернет-ярышлар» битендә аның рәсеме өчен тавыш бирү үтенече килә. Хәбәрләр, кагыйдә буларак, урлап ачылган аккаунтлардагы адреслар китабы буенча һәм аккаунт хуҗасы язылган пабликлар буенча җибәрелә. Яңа урланган хисап битләре белән схема кабатлана.

Ялган конкурс битенә кергәндә, кулланучыдан авторизация өчен телефон номерын күрсәтүне сорыйлар. Конкурсның фишинг битендә Telegram өчен авторизация кодын керткәндә, мошенниклар аккаунтны урлый. 

Башка схема буенча, кулланучылар үзләренең танышларының ялган номерларыннан Telegram Premium подписканы бүләк итүләре белән хәбәр алалар. Кулланучы сылтама буенча ботка эләгә, анда Телеграммнан килгән кодны кертергә кирәк. Шул кодны керткән очракта, мошенник аккаунтны урлый. 

Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы билгесез җибәрүчеләрдән шикле сылтамалар буенча күчергә кирәкмәвен искә төшерә. Игътибарлы булыгыз!

Әгәр дә сез ботка код бирсәгез:
1. Telegram көйләүләренә керегез.
2. Җайланмалар - > Башка сессияләрне тәмамлау.
3. Серсүзне үзгәртү.
4. Ике факторлы аутентификация куегыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International