ЯҢАЛЫКЛАР


1
декабрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

4 декабрьдә, Россиядә Информатика көнендә, Казанда РТРС телебашнясын Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы логотибы рәвешендәге бәйрәм иллюминациясе бизәячәк. Якты светодинамик тамашаны 15 сәгатьтән 23 сәгатькә кадәр күзәтеп була.

Сбер Казанда цифрлы продуктлар һәм хезмәтләр күрсәтүче хезмәткәрләр өчен Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта үзенең икенче технологик үзәген ачты. Офисны тантаналы рәвештә Сбербанк идарәсе рәисе урынбасары Станислав Кузнецов, өлкән вице-президенты, Сбербанкның «Технологияләр» блогы җитәкчесе Андрей Белевцев һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ачтылар.

3 декабрьдә, Билгесез солдат көнендә, Казандагы РТРС телебашнясына Мәңгелек утны символлаштыручы архитектура-сәнгать яктыртуы кабызылачак. Георгий тасмасы фонында янып торган ялкын 15 сәгатьтән 23 сәгатькә кадәр күренәчәк.


30
ноябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта 2022 елда Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы кысаларындагы чараларны гамәлгә ашыру йомгакларына багышланган 15 нче ведомствоара эш төркеме утырышы булды.

«Тере тел – тере милләт» республика конкурсы Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы белән «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан ел саен үткәрә.


29
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

«Барс Груп» компаниясе 2021 ел нәтиҗәләре буенча CNews Analytics компаниясеннән дәрәҗәле федераль рейтингның сигезенче баскычын яулады.


28
ноябрь, 2022 ел
дүшәмбе

29 ноябрьдә, Татарстан Республикасы флагы көнендә, РТРС Казан телебашнясы архитектура-сәнгать яктырту бәйрәм сценариен кабыза.

«Инфоматика» - FIFA 2022 футбол буенча 22 нче Дөнья чемпионатын тамашачыларны электрон контроль системасы (LENTA SEACS) белән тәэмин итүче, чемпионатны әзерләүдә һәм үткәрүдә катнашучы бердәнбер Россия компаниясе.


27
ноябрь, 2022 ел
якшәмбе

Оператор тарихы, Казан шәһәр телефон челтәре рәсми рәвештә ачылгач,1888 елның 27 (15) ноябреннән башлана. 1998 елның 1 апрелендә Татарстан Республикасы элемтә министрлыгының «Казан шәһәрара телефон-телеграф станциясе» аерымланган структур бүлекчәсе базасында «Таттелеком» электр элемтәсе идарәсе» дәүләт унитар предприятиесе төзелде.


25
ноябрь, 2022 ел
җомга

РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта булдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International