2023 елның 17 мартында Казанда «Сколково» фондыннан Startup Tour бөтенроссия роуд-шоуның «CreativeTECH. Иҗади индустрияләр - технологик үсеш өчен этәргеч» этабы узачак. Ел саен стартап-тур Россиянең төрле шәһәрләрендә 2011 елдан бирле үткәрелә, Россиядә һәм БДБ илләрендә технологик эшкуарлыкны үстерүгә һәм перспектив инновацион проектларны ачыклауга юнәлдерелгән иң масштаблы проект булып тора.
Чара «Сколково» фондының төбәк операторы - югары технологияләр өлкәсендәге "ИТ-парк" технопаркында узачак. Татарстан Республикасында Стартап-турны Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы оештыра. Чарада өлкәнең иң яхшы экспертлары - танылган бизнесменнар, менторлар, икътисадның креатив секторы компанияләре вәкилләре, әйдәп баручы технологик экспертлар катнашачак.
Стартап-тур креатив технология проектлары конкурсын, шулай ук зур белем бирү һәм конференция программаларын үз эченә ала. Тур кысаларында глобаль тенденцияләр һәм халыкара практикалар турында сессияләр, югары технологияләр өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыручы стартап-командаларның компетенцияләрен үстерү өчен тренинглар, эшкуарлар өчен читтән торып гамәли трек – Skolkovo Mini MBA, мастер-класслар һәм тематик секцияләр, 9 юнәлеш буенча технологик һәм креатив проектлар күргәзмәсе, кичке кино күрсәтү һәм башкалар узачак.
Программаның турында тулырак мәгълүмат сайтта: https://startup-tour.ru/.