«Инфофорум-2023»: март аеннан июнь аена кадәр кибер һөҗүмнәрнең яңа дулкыны көтелә

2023 елның 14 феврале, сишәмбе

Татарстан Мәгълүмати технологияләр үзәге вәкилләре Татарстан Республикасы Хөкүмәте делегациясе составында «Инфофорум-2023» юбилей илкүләм мәгълүмат куркынычсызлыгы форумында катнаштылар. Ул 7-8 февральдә Россия Федерациясе Иминлек Советы Аппараты, Дәүләт Думасы, Россия Федерациясе Цифрлы үсеше министрлыгы, Россия Федераль куркынычсызлык хезмәте, Россия ФСТЭК, Россия Оборона министрлыгы һәм башкалар ярдәмендә узды.

Форумга Россиянең 65 регионыннан ИТ һәм мәгълүмати куркынычсызлык өлкәсендә белгечләр килде.

Ике көнлек форум «Мәгълүмати куркынычсызлык – стратегик өстенлек» пленар утырышыннан башланды. Анда 2022 елга нәтиҗәләр ясалды һәм Россия Федерациясенең мәгълүмати куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча 2023 елга планнар каралды. Дискуссия РФ Цифрлы үсеш министрлыгы, Россия ФСТЭК, РФ Иминлек Советы, Россия Банкы һәм Мәскәү шәһәренең Мәгълүмати технологияләр департаменты вәкилләре катнашында узды. Төп темалар - илебездә җитештерелгән саклану чараларына күчү һәм РФ мәгълүмат инфраструктураларының сакланышының агымдагы торышын бәяләү.

Пленар утырышта спикерлар билгеләп үткәнчә, 2022 елда илгә һөҗүмнәр саны сизелерлек артты, әмма зыянга китерә торган критик вакыйгалар теркәлмәде. Сәбәбе - Россия Федерациясе мәгълүмат инфраструктураларының гомуми куркынычсызлыгыы югары дәрәҗәдә. Шул ук вакытта Positive Technologies генераль директоры киңәшчесе Артем Сычев 2022 елда компьютер һөҗүмнәрендә җинаятьчеләр бөтен мөмкинлекләрен кулланмады дип саный. 

2023 елның мартыннан июненә кадәр яңа һөҗүмнәр дулкыны көтелә. Форумда катнашучылар үз илебез программалар тәэминатында элек билгесез зәгыйфьлекләрне эзләүгә бәйле янауларга игътибар иттеләр. Мәсьәләне хәл итү өчен, әйтик, Россия Хөкүмәте кураторлыгындагы «Bug Bounty» программасы да бар.

Форумның тагын бер чарасы - Россия төбәкләренең мәгълүмати куркынычсызлыгына багышланган сессия. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасының актив эше республикага цифрлаштыру буенча алдынгы позицияләрдә торырга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International