"Татарстан Республикасы РТРС" филиалы телерадиотапшыруларның аз көчле объектларында радиотелевизион җиһазларны планлы рәвештә профилактикалау турында хәбәр итә.
Профилактика эшләре бер эш көне дәвамында 09.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр узачак: 1 мартта – Әбсәләм (Ютазы районы), РТС Әҗем-Көрәле (Кама Тамагы районы);
2 март - Бөгелмә РТСында;
3 март-РТС Алешкин Саплык (Чүпрәле районы).
Шулай ук 1 һәм 2 мартта 08.00 дән 17.00 гә кадәр Яңа Чишмә РТСында техник эшләр башкарыла.
Әлеге объектларда эшләр башкару вакытына, «ТНВ»ТРК АҖ цифрлы эфир телевидениесе, FM-радиостанцияләре һәм аналог телевидениесе программаларын трансляцияләү туктатылачак.
Профилактик эшләр үткәрү графигын Смотрицифру.рф сайтының «Телерадиоканалларны вакытлыча сүндерү» бүлегендә карарга була (https://tatariya.rtrs.ru/tv/breaks/) һәм телевизор караучы Кабинетында (https://online.rtrn.ru/), шулай ук «Вещание» салынмасындагы «Телегид» мобиль кушымтасында.