Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин 13 февральдә Лениногорск шәһәрендә эшлекле сәфәрдә булды.
Гражданнар җыенында шәһәрнең узган елдагы социаль-икътисади үсеше һәм 2023 елга бурычлары турында фикер алыштылар. Шәһәр халкын җәмәгать транспорты эше, медицина персоналы җитмәү, вакытында кар чистартмау темалары борчый. Проблемалар турында хәбәр итү өчен лениногорсклылар «Халык контроле» сервисын актив кулланалар.
Барлык сораулар һәм тәкъдимнәр контрольгә алынды, сорауларның бер өлеше тиешле хезмәтләргә җибәреләчәк. Очрашу шәһәрнең актив кешеләрен бүләкләү белән тәмамланды.