Февральдә Россиядә кояш интерференциясе чоры башлана. Бу вакытта кояш, элемтә спутнигы һәм җир өсте спутник станциясенең антеннасы бер сызыкка тезелә, бу спутниктан телерадиоканалларны кабул итү сыйфатының өлешчә начарлануына китерә.
Татарстанда интерференция 21 февральдән 16 мартка кадәр күзәтеләчәк. 11:57 дән 13:06 га кадәр сигналның кыска вакытка начарлануы ихтимал, хәтта цифрлы эфир телевидениесен кабул итү иң күбе 5 минутка кадәр туктап торырга мөмкин.
РТРС телерадиоканаллар кабул итүгә кояш интерференциясенең йогынтысын киметү өчен барлык техник мөмкинлекләрне куллана. Күпчелек телевизор караучылар цифрлы телевидение кабул итүнең начарлануын сизмәячәкләр.