ТР Дәүләт хезмәтләре порталында яңа сервис

2023 елның 17 феврале, җомга

ТР Дәүләт хезмәтләре порталында «Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенә консультациягә язылу» дигән яңа сервис эшли башлады.

Хәзер гражданнар түбәндәге темалар буенча консультацияләр алу өчен Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең 43 бүлегенә языла ала:

  • җир кишәрлекләрен дәүләт кадастр исәп-хисабына теркәү;
  • капиталь төзелеш объектларының дәүләт кадастр исәп-хисабына теркәү;
  • арестларны дәүләт теркәве;
  • күчемсез милеккә хокукларны һәм аның белән килешүләрне дәүләт теркәве;
  • өлешле төзелештә катнашу килешүләрен дәүләт теркәве;
  • дәүләт җир күзәтчелеге.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенә бүлекләрендә консультацияләр атна саен пәнҗешәмбе көннәрендә, Үзәк аппаратта (Казан шәһәре бүлеге) консультацияләр өчен өстәмә көн - атна саен сишәмбе көннәрендә үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International