Мәктәп укучылары өчен бушлай программалаштыру курсларына язылырга өлгерегез

2023 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

Февраль ахырына кадәр Дәүләт хезмәтләрендә Python, Java, JavaScript, C++ һәм башка популяр телләр буенча 90нан артык программага язылырга мөмкин.

Укулар Россия төбәкләрендә 4 500дән артык мәйданчык базасында онлайн - һәм офлайн-форматта уза. 8-11 сыйныф укучылары катнаша ала – программалаштыруда яңа килгәннәр дә, алдынгы кодерлар да. Курсны танылган вузларда һәм ИТ-компанияләрдә сайларга мөмкин.

Укучылар программалаштыру телләрен генә түгел, портфолио өчен беренче ИТ-проектларны да эшләячәкләр, һәм курс тәмамлангач, сертификат алачаклар.

Төп укыту программасы инде башланды, ләкин өстәмә урыннарга эләгү мөмкинлеге бар. Моның өчен түбәндәгеләрне башкарырга кирәк:

1. Курсны сайлагыз һәм февраль ахырына кадәр Дәүләт хезмәтләре порталы аша мөрәҗәгать җибәрегез.

2. Керү сынавын узыгыз.

3. 1-нче модуль материалларын мөстәкыйль өйрәнегез һәм аның нәтиҗәләре буенча тест узыгыз.

Төркемнәрдәге урыннар саны чикләнгән, катнашу шартлары һәм мәйданчыкларның адресларын Дәүләт хезмәтләре порталында белергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International