2023 елгы Стартап-тур - Россия төбәкләрендә перспективалы инновацион проектларны үстерү буенча иң масштаблы чара. Ул 17 мартта Казандңа Бәшир Рәмиев исемендәге яңа ИТ-паркта узачак. Стартаплардан гаризаларны кабул итү 5 мартка кадәр озайтылды. Быел «Сколково» фондыннан Татарстан Республикасында Бөтенроссия роуд-шоуының төп темасы «CreativeTECH. Иҗади индустрияләр - технологик үсеш өчен этәргеч».
Мартның беренче якшәмбесендә Халыкара балалар телевидениесе һәм радиотапшырулары көне билгеләп үтелә.
27 февральдә һәм 1 мартта КАИ университеты базасында Inno stage компаниясе тарафыннан Вузара мәгълүмати куркынычсызлык мониторингы үзәге проекты кысаларында оештырылган кибер куркынычсызлык буенча лекцияләр узды. Бу - компаниянең кибер куркынычсызлык укыту-көрәш лабораторияләрендә катнашучыларны эшкә әзерләүгә юнәлдерелгән белем бирү программасы.
«Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәге» дәүләт унитар предприятиесе белгечләре тарафыннан Татарстан Республикасының Телекоммуникацияләренең дәүләт интеграцияләнгән системасын эксплуатацияләү һәм өзлексез эшләүвен тәэмин итү гамәлгә ашырыла.
"Татарстан Республикасы РТРС" филиалы телерадиотапшыруларның аз көчле объектларында радиотелевизион җиһазларны планлы рәвештә профилактикалау турында хәбәр итә.
23 февральдә «Татарстан Республикасы РТПЦ» РТРС филиалының Казандагы телебашнясы Ватанны саклаучылар көне уңаеннан архитектура-сәнгать яктыртуын кабызачак. Бәйрәм яктырту сценарие 16:00 дән 23:00 гә кадәр эшләячәк.
2023 елның 17 мартында Казанда «Сколково» фондыннан Startup Tour бөтенроссия роуд-шоуның «CreativeTECH. Иҗади индустрияләр - технологик үсеш өчен этәргеч» этабы узачак. Ел саен стартап-тур Россиянең төрле шәһәрләрендә 2011 елдан бирле үткәрелә, Россиядә һәм БДБ илләрендә технологик эшкуарлыкны үстерүгә һәм перспектив инновацион проектларны ачыклауга юнәлдерелгән иң масштаблы проект булып тора.
ТР Дәүләт хезмәтләре порталында «Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенә консультациягә язылу» дигән яңа сервис эшли башлады.
Татарстан мәктәпләрендә «Информатика: айтига керү һәм кибер куркынычсызлык» пилот проекты старт ала. Укыту программасын бөтен Россия буенча Innostage компаниясе башлап җибәрә, әмма нәкъ менә Татарстан егетләре беренче булып интернетта үзләрен ничек якларга кирәклеге турында теоретик һәм гамәли белем алачак.
Февраль ахырына кадәр Дәүләт хезмәтләрендә Python, Java, JavaScript, C++ һәм башка популяр телләр буенча 90нан артык программага язылырга мөмкин.