ИТ-парк Бизнес-инкубаторы инде 12 ел башлангыч стартаперларның идеяләрен тормышка ашырырга һәм үстерергә ярдәм итә.
Аның резидентлары Татарстанның зур IT-экосистемасының бер өлеше булып торалар һәм эре IT-чараларда катнашу мөмкинлеге ачыла, грантлар һәм инвестицияләр җәлеп итүдә ярдәм, юридик һәм бухгалтерлык ярдәме күрсәтелә. Шулай ук:
· Даими трекинг
· Белем: акселераторлар һәм митаплар
· Нетворкинг, кайда гына булсаң да
· Шәһәр үзәгендәге Офис
· Проектларны алга җибәрү
· Шәхси һәм дәүләт финанслауын җәлеп итү
· Халыкара бизнес-миссияләр
«Инкубатор» ның гомуми инфраструктурасы – 1500 кв.метрдан артык, ул Татарстан Республикасының ике мәйданчыгында уңышлы эшли: Казан шәһәрендә - 2011 елдан, Яр Чаллы шәһәрендә 2012 елдан.
Нигез салынганнан бирле бизнес-инкубатор аша Россиядән һәм якын чит илләрдән 10,6 мең гариза үткән, 675 компания резидент статусын алган. 12 ел эчендә резидентлар тарафыннан 4 млрд. инвестиция җәлеп ителгән.
Резидентларга компанияне теркәүдә, юридик, бухгалтерлык һәм төрле консультация хезмәтләре күрсәтүдә, укытуда ярдәм күрсәтелә, шулай ук продукцияне базарга алга таба этәрү мөмкинлеге бирелә. Һәр резидент белән проект командасы белән бергә проектны үстерүнең индивидуаль планын төзергә ярдәм итүче белгеч эшли. Күңелле бонус буларак, шәһәр үзәгендә төзекләндерелгән офис.
2023 елның 22 маенда Бизнес-инкубаторга 102 нче сайлап алу чарасы узачак. Анда MVP стадиясендә IT-проектлары һәм 2 елдан артык эшчәнлек алып бармый торган юридик зат белән формалашкан командалар катнаша ала. 2023 елның 19 маена кадәр катнашу өчен гаризалар кабул итү, сораулар бирү һәм барлык мәгълүматны телеграм-каналда белергә мөмкин: https://t.me/bi_itpark