Балаларның мәгълүмати куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча конференция 26 майда онлайн-форматта узачак. Чарада катнашу өчен мәгариф, спорт, мәдәният, яшьләр сәясәте өлкәсе органнары һәм учреждениеләре, балаларны тәрбияләү өлкәсендә эшләүче башка оешмалар белгечләре, ата-аналар, педагоглар, психологлар һәм башка кызыксынган затлар чакырыла.
Конференция программасы балаларның цифрлы грамоталылыгын үстерү, мәгарифне цифрлы үзгәртү һәм балаларны интернет-янаулардан саклау мәсьәләләрен тикшерүне үз эченә ала.
Катнашу өчен гаризалар 2023 елның 30 апреленә кадәр кабул ителә.
Конференциядә катнашучыларга квалификация арттыру турында сертификатлар һәм таныклыклар биреләчәк. Конференция нәтиҗәләре буенча мәкаләләр җыентыгы басылып чыгачак.
Оештыру тәртибе һәм катнашу шартлары турында мөһим мәгълүмат сылтама буенча урнаштырылган.