2023 елда Татарстанда IT-өлкә: яңа чакырулар шартларында әлеге тармак ничек эшли һәм үсеш ала? Бу турыда социаль челтәрләрдә #ТатарстанОнлайн программасында сөйләячәкләр.
2023 елда IT-тармакта нинди үзгәрешләр булды? IT-технологияләр татарстанлылар тормышын ничек үзгәртә? Татарстанда IT-индустрия нинди юнәлешләрдә үсеш ала? Безнең республика IT-белгечләр өчен нинди шартлар тудыра? Бу һәм башка сорауларга сишәмбе, 25 апрельдә, #ТатарстанОнлайн программасының туры эфирында ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин җавап бирәчәк. Программа 15:00 сәгатьтә ВКонтакте, Одноклассники социаль челтәрләрендә һәм YouTube платформасындагы Татарстан Республикасының рәсми төркемнәрендә башланачак.
Программа барышында һәр социаль челтәр кулланучысы үзен кызыксындырган сорауны бирә алачак - иң кызыклыларына туры эфирда җавап биреләчәк. Ә башка кулланучыларга программа тәмамлангач, җавап биреләчәк.
Трансляцияне сишәмбе, 25 апрель, 15:00 сәгатьтә сылтамалар буенча карагыз:
https://vk.com/video-85877975_456243130
https://ok.ru/live/6081813552822
https://youtu.be/Glkga_FAIyk