2024 елда төзекләндерүгә планлаштырылган иҗтимагый территорияләрне сайлау буенча бөтенроссия онлайн-тавыш бирү 15 апрельдә башланды һәм 31 майга кадәр дәвам итәчәк.
Республика халкы Татарстан Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталында һәм «ТР хезмәтләре» мобиль кушымтасында тавыш бирә ала.
Тавыш бирүдә катнашу өчен 14 яшьтән өлкәнрәк булган республика порталында авторизацияләнгән кулланучы булырга кирәк.
Хисап язмасын теркәү өчен телефон номерын күрсәтергә кирәк, аңа СМС-код киләчәк. Аны сайтка керткәч, кеше теркәлгән дип санала.
2024 елга тавыш бирү программасына республиканың барлык 45 муниципаль берәмлегендә урнашкан 267 иҗтимагый киңлек кертелгән. Шулай ук исемлектә 2 меңнән артык ишек алды территориясе бар.
Халык сайлаган территорияләр «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча төзекләндереләчәк. Узган ел тавыш бирүдә 207 мең кеше катнашты.