Казанда KAZAN DIGITAL WEEK-2023 халыкара форумы узачак

2023 елның 26 апреле, чәршәмбе

Форум 20-23 сентябрьдә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында онлайн һәм офлайн форматта планлаштырыла.

KAZAN DIGITAL WEEK миссиясе – фәнни-техник мәгълүмат алмашуда ярдәм итү, импортны алмаштыру һәм импортны кисәтү мәсьәләләрен нәтиҗәле хәл итә алган фәнни-технологик активларны туплау, халыкара хезмәттәшлектә Россия Федерациясе лидерлыгының нигезе буларак мәгълүматларның технологик суверенитетын тәэмин итү.

Катнашуга цифрлы технологияләр, программа тәэминаты, югары технологияле продукция җитештерүчеләр һәм кулланучылар чакырыла.

KDW – 2023 тематик юнәлешләре:

  • Интеллектуаль транспорт системалары;
  • Дәүләт идарәсендә цифрлы технологияләр;
  • Цифрлы индустрия 4.0;
  • Мәгарифтә цифрлы технологияләр;
  • Мәдәнияттә цифрлы технологияләр;
  • Яңа заман кибер куркынычсызлыгы;
  • Финтех экосистемасы;
  • Бизнеска интеграцияләнгән инновацияләр;
  • Сәламәтлек саклау һәм медицинада цифрлы технологияләр;
  • Авыл хуҗалыгында цифрлы технологияләр.

Узган ел нәтиҗәләре буенча форумның 10 төп цифрлаштыру юнәлеше буенча 143 программа чарасында 17,5 меңнән артык кеше катнашты:

  •  13,5 мең - офлайн;
  •  4 меңнән артык - онлайн.

133 оешма һәм компания күргәзмәдә югары технологияле продукциянең 222 үрнәген тәкъдим итте.

Катнашу шартлары, фәнни мәкаләләр һәм презентацияләр, теркәү алгоритмы турында тулы мәгълүмат, шулай ук материалларның тулы архивы сайтта тәкъдим ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International