Университет 2035 ЯИ өлкәсендә дәүләт ярдәме белән курсларга җыя

2023 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

Уку онлайн-форматта отышлы шартларда уза: курс бәясенең 90% кадәрен дәүләт финанслый.

Университет 2035 платформасында 11 әйдәп баручы югары уку йорты һәм ИТ-компанияләр курсларын сайларга мөмкин: ИТМО Университеты, РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты, Яндекс, СберУниверситеты, МФТИ, Н. Э.Бауман ис. МДТУ, Иннополис Университеты, ТУСУР, РосНОУ, 1Т, Мобиль электрон белем бирү.

Гаризаны бирә алалар:

Россиянең барлык төбәкләрендә яшәүче 18 яшьтән өлкәнрәк һәм пенсия яшенә җитмәгән, югары яки урта һөнәри белемле, урта һөнәри һәм югары уку йортлары студентлары булган РФ гражданнары.

Проектта катнашу кагыйдәләре:

- дәүләт курс бәясенең 90% ка кадәрен (110 мең сумлык курсларга 85 мең сумга кадәр) финанслый;

- калган өлешне мөстәкыйль рәвештә яки эш бирүче хисабына түләргә мөмкин: финанслауны исәпкә алып, өстәмә түләү суммасы 25 мең сумнан артмый;

- ташламаны 1 курс өчен генә алырга мөмкин.

2023 елда бары тик 2 000 катнашучы гына дәүләт финанс ярдәме белән ясалма интеллект өлкәсендә һәм тугандаш өлкәләрдә программалар буенча укырга керешә алачак. Гаризаны монда калдырырга мөмкин.

Проект Россия Икътисади үсеш министрлыгы һәм Университ 2035  тарафыннан «РФ цифрлы икътисад» илкүләм программасының «Ясалма интеллект» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International