ЯҢАЛЫКЛАР


26
декабрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

25 декабрьдә Казанда республикакүләм «СОЛО» бәйгесенең супер-финал ярышлары узды. Җиңүчеләр булып Венера Әгъләмҗәнова (Казан), Эльвира Зәйнетдинова (Алабуга), Александр Михайлов (Буа) танылды. Республикакүләм бәйге 2013 елның 1 августыннан 15 декабренә кадәр үткәрелде. Бәйгенең инициаторы булып республика Президенты Рөстәм Миңнеханов торды.

Бүген Казанда югары технологияләр өлкәсендәге технопарк – ИТ-парк мәйданчыгында Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры урынбасары Олег Савельев Татарстан Республикасында кайбер инвестицион проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды, киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.


23
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе

Сезне республика өчен мөһим булган ике бәйге нәтиҗәләрен яктыртырга чакырабыз: “Соло” һәм и «IT-чемпион». Нәтиҗәләр шимбә, 28 декабрьдә, казан ИТ-паркында булачак.

Бүген Лаеш районы Усад авылында “ICL-КПО ВС” ААҖ инженер үзәген ачу тантанасы булды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.




19
декабрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Казанның Бизнес-инкубаторы "IdeaCamp" сессиясендә катнашырга чакыра. Әлеге чара 25 декабрьдә узачак.


18
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе

Барлыгы Татарстан Республикасы территориясендә Интернет белән 2 млн.900 меңнән артык кеше куллана. Аларның 1 млн.300 меңнән артык абонентлары xDsl, Ethernet, Wi-Fi, WiMax, 3G, 4G технологияләре белән куллана.


17
декабрь, 2013 ел
сишәмбе

РФ Мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов хәбәр итүенчә, 2014 елда бердәм дәүләт имтиханы тапшыруы видеокамералар ярдәмендә дә контрольдә тотылачак. Имтиханны турыдан-туры трансляциясен җәмәгать күзәтчеләре һәм балаларның әти-әниләре карый алачак.


16
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе

2013 елның 11 аена Министрлыкка 843 гражданнан элемтә сыйфатына кагылышлы мөрәҗәгать килгән. Бу күрсәткеч узган елдагы шушы вакыт эченә 1,2 тапкыр кимрәк.


13
декабрь, 2013 ел
җомга

Казан ИТ-паркында Нижгар өлкәсе Губернаторы Валерий Шанцев булып узды. Делегацияне Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов каршы алды.

Шәһәрара күчешләр ясаучы автобуслар 2014 елның 1 февраленә ГЛОНАСС приборлары белән тәэмин ителәчәк. Системага 615 автобус кертеләчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International