25 декабрьдә Казанда республикакүләм «СОЛО» бәйгесенең супер-финал ярышлары узды. Җиңүчеләр булып Венера Әгъләмҗәнова (Казан), Эльвира Зәйнетдинова (Алабуга), Александр Михайлов (Буа) танылды.
Республикакүләм бәйге 2013 елның 1 августыннан 15 декабренә кадәр үткәрелде. Бәйгенең инициаторы булып республика Президенты Рөстәм Миңнеханов торды.
Бәйгедә барлык татарстанлы да катнаша ала иде. Моның өчен solo.tatarstan.ru сайтында теркәлү тәлам ителә иде. 2013 елның 11 декабренә «Клавиатурада СОЛО» онлайн-мәктендә 78 мең.кулланучы теркәлгән булган.
Барлык җиңүчеләр (21 кеше) кыйммәтле бүләкләр белән казан ИТ-паркында бүләкләнәчәк.