Бүген Лаеш районы Усад авылында “ICL-КПО ВС” ААҖ инженер үзәген ачу тантанасы булды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
ICL-КПО ВС – мәглүмат технологияләре өлкәсендә комплекслы карарлар һәм консалтинг, проектлау, мәгълүмат системалары кертү һәм гарантияле һәм сервис хезмәте тәкъдим итүче әйдәп баручы Россия компаниясе.
Бүген ачылган инженер үзәге 5 мең кв метр мәйданда урнашкан 3 катлы административ корпустан тора. Үзәк югары квалификацияле инженер персоналын урнаштыру өчен билгеләнгән һәм 500 белгечкә исәпләнгән.
Объект төзелешенең уртача бәясе 280 млн сум чамасы тәшкил иткән. 2017 елда ICL КПО ВС заводын тулысынча эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Ул вакытта “ICL-КПО ВС” ААҖ үсеш планында компаниядә эшләүчеләрнең санын 5 меңгә кадәр җиткерү ниятләнә. Усадта завод төзелеше белән бергә компания хезмәткәрләре өчен торак һәм социаль инфраструктура төзелеше бара.
Бүген тантаналы чарада Татарстан Президенты ICL-КПО ВС Россия базарында эре компания һәм зур экспорт потенциалына ия дип билгеләп үтте. Компаниянең 80 процент продукциясе республикадан читкә китә.
ICL-КПО ВС компаниясенең яңа объектлары кыска вакытта төзелде, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. “Биредә республиканың IT-киләчәге формалашачак. Без ICL үрнәгендә Татарстан IT-башкаласы булырга тиешлеген күрсәтәбез”, - дип билгеләп үтте ул.
Компания производство базасы һәм мәгариф потенциалыннан тыш социаль мәсьәләләрне хәл итүгә, хезмәткәрләренең көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүгә зур игътибар бирә, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Республика башлыгы генераль директоры Виктор Дьячковка җитәкчелегендәге “ICL-КПО ВС” ААҖ коллективына ТР Президентының Рәхмәт хатын тапшырды.
“Быел 2 нче инфраструктура объектын ачу безнең озак вакытлы планнар булуы хакында сөйли. Безнең эшләрне республика Хөкүмәте һәм ТР Президенты хуплый. Эшләребез уңышлы булыр дип уйлыйм”, - диде Виктор Дьячков.
Инженер үзәген ачу тантанасы кысаларында яңа бина холлында урнаштырылган истәлек тактасы да ачылды. Аны “IT-чемпион” республикакүләм конкурсының район этабы җиңүчеләре – яшь лаешлылар ачты.