ЯҢАЛЫКЛАР


14
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанга ике көнлек эш сәфәре кысаларында Иваново өлкәсе губернаторы Павел Коньков Казан ИТ-паркында да булды. Иваново өлкәсе җитәкчесен Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов каршы алды.

400дә артык катнашучы мәгариф өлкәсе алдында торган ИТ белгечләр санын арттыру мәсьәләләре буенча фикер алыша.

«Татарстан Республикасы социаль регистры» дәүләт мәгълүмати системасында бүгенге көнгә 56 228 гражданнар гаризасе теркәлгән, алар нигезендә социаль хезмәт күрсәтүгә 47 368 индивидуаль программа формалашкан һәм индивидуаль программага ия булган гражданнар белән 39 198 договор төзелгән.


13
май, 2015 ел
чәршәмбе

13-15 май көннәрендә ИТ-паркта V Республикакүләм яшьләр форумының финалы уза. Чараның секцияләренең берсе хөкүмәт һәм яшьләр арасындагы ачык диалогка багышланган. Әлеге секция кысаларында катнашучылар белән ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Анатолий Геллер очрашты.

Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Majid Al Futtaim ( Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) компаниясе вәкилләре Франк Витек һәм Пьер Кассиматис белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды. Анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе урынбасары Марат Бохараев катнашты. 

17 майда сәгать 12.00 УНИКС зур залында КФУның ИТИС Югары мәктәбенең ачык ишекләр көне узачак.


12
май, 2015 ел
сишәмбе
Агымдагы елның дүрт аенда Татарстанда яшәүчеләр "Табибка кабул ителүгә язылу" хезмәтеннән 1,7 млн тапкырдан артык файдаланган.

8
май, 2015 ел
җомга

“Халык контроле” Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмати системасында 2015 елның май аеннан яңа категорияләр булдырылды.

Бүген исемсез солдат һәйкәле янында Мәңгелек утка чәчәкләр салу белән тантаналы митинг узды. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, “Таттелеком” ААҖ генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин, “Татарстан Республикасы РТПЦ” РТРС филиалы директоры Владимир Якимов һәм “Татарстан почтасы” УФПС – “Почта России” филиалы директоры Регина Кузнецова катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International