Агымдагы елның дүрт аенда Татарстанда яшәүчеләр "Табибка кабул ителүгә язылу" хезмәтеннән 1,7 млн тапкырдан артык файдаланган.
Республика медицина оешмаларына табибка электрон рәвештә ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы, "Электрон Татарстан" инфоматлары, электрон чират терминаллары, мобиль кушымта, ә икенчел кабул итүгә - табибның автоматлаштырылган эш урыны аша язылырга мөмкин.
Беркетелгән ТР медицина оешмалары табибларына гына язылырга була, стоматология хастаханәләре генә искәрмә булып тора.