«Халык контроле» системасында яңа категорияләр булдырылды

2015 елның 8 мае, җомга

“Халык контроле” Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмати системасында 2015 елның май аеннан яңа категорияләр булдырылды.

Алар арасында:

-       “Хезмәт саклау таләпләрен бозу”. Әлеге категориядә гражданнар эш урыннарын булдыру белән бәйле гаризаләрен җибәрә ала. Категориянең модераторы булып Татарстан Республикасында дәүләт хезмәт инспекциясе билгеләнгән.

-       “Хезмәт өчен яшерен түләү формалары”. Биредә Татарстан Республикасы халкы рәсмиләштереп түләнмәгән хезмәт хаклары турында хәбәр итә ала.

Категориянең модераторы – Татарстан Республикасы хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы. Әлеге министрлык “Халык контроле” системасында шулай ук “Уңайлы мохит” һәм “Социаль хезмәт күрсәтү” категорияләрен модераторы булып тора.

-       “Хезмәт мөнәсәбәтләрен билгеләмәү”. Категориянең модераторы – Татарстан Республикасы хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы. Әлеге категориядә эш белән тәэмин итүче һәм хезмәткәр арасында хезмәт мөнәсәбәтләрен билгеләүне бозуны турында мөрәҗәгатьләр кабул ителә.

-       “Хокуксыз карьерлар” ТР экология һәм табигать ресурслары министрлыгы җитәкчелегендә тормышка ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International