Роман Шәйхетдинов Иваново өлкәсе губернаторы белән очрашты

2015 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

Татарстанга ике көнлек эш сәфәре кысаларында Иваново өлкәсе губернаторы Павел Коньков Казан ИТ-паркында да булды. Иваново өлкәсе җитәкчесен Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов каршы алды.

Павел Коньковка казан ИТ-паркы презентациясен тәкъдим иттеләр, шулай ук ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы турында сөйләделәр. Очрашуның аерым өлеше Иннополис төзелешенә багышланган иде. Губернатор Татарстанның ИТ-потенциалын уңай бәяләде, ул ике регионга да тәҗрибә алышу турында искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International