ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2015 ел
җомга

Якты бәйрәм – Җиңү көне якыная! Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы белән сезне котлый! Шул исәптән сугыш ветераннары һәм инвалидлары өчен элемтә операторлары льготалы шартлар тәкъдим итә.


7
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе
ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов элемтә өлкәсе хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
112 экстрен мөрәҗәгатьләр кабул итү номеры популярлаша. Апрель аенда максималь шалтыратулар кабул итү теркәлгән.

Бүген ТР радиотелевизион үзәгендә Радио көненә багышланган чара узды. Хезмәткәрләргә бүләкләрне ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм “Татарстан Республикасы РТПЦ” РТРС филиалы директоры Владимир Якимов тапшырдылар.

 
Бүген “Таттелеком” ААҖ  каршында, сугышчы-элемтәчегә һәйкәл ачылу уңаеннан, тантаналы чара булды. Ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгына һәм Радио көненә багышланган иде. Тантанада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, аның урынбасары Римма Ратникова һәм парламент Cекретаре Лилия Маврина, ТР Премьер-министр урынбасары - ТР мәгълүмәт һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов,“Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов, ТР Профсоюзлар федерациясе җитәкчесе Татьяна Водопьянова, Казанның Совет районы хакимияте башлыгы Рөстәм Гафаров, сугыш һәм тыл ветераннары һ.б. катнашты.

Бүген ИТ-паркта ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсе оешмалары җитәкчеләре белән киңәйтелгән киңәшмә үткәрде.


6
май, 2015 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрылыгында министр урынбасары Юлия Абдреева белән ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы вәкилләре белән киңәшмә узды. Киңәшмәдә “Татарстан Республикасында халыкка социаль хезмәт күрсәтү” подсистемасында эшләү сораулары турында сөйләштеләр.

ТР Премьер-министры – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов бүген Әлмәт муниципаль районында бушлай цифралы телевещание эшләвен ачты. Чарада шулай ук Әлмәт муниципаль районы башкаручы комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин һәм “Татарстан Республикасы РТПЦ” филиалы директоры Владимир Якимов катнаштылар.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Бөек Вата сугышында җиңүнең 70 еллыгына багышланган чарада катнашты.

5
май, 2015 ел
сишәмбе

Бүген Казан мәгълүмати технологияләр техникумында Бөек Ватан Сугышы ветераннары – мәгълүматлаштыру һәм  элемтә тармагы – белән очрашу узды. Техникумның актлар залында 400дән артык кеше җыелган иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International