Тантанада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, аның урынбасары Римма Ратникова һәм парламент Cекретаре Лилия Маврина, ТР Премьер-министр урынбасары - ТР мәгълүмәт һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов,“Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов, ТР Профсоюзлар федерациясе җитәкчесе Татьяна Водопьянова, Казанның Совет районы хакимияте башлыгы Рөстәм Гафаров, сугыш һәм тыл ветераннары һ.б. катнашты.
“Татарстаннан чыккан 350 меңләп сугышчы Бөек Ватан сугышы кырларында ятып калды. Алар арасында очучылар да, танкчылар да, һәм, әлбәттә, элемтәчеләр дә бар, - дип сүзен башлады Фәрит Мөхәммәтшин һәм, тантанага җыелучыларны ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләп, Җиңү көне белән тәбрикләде. – Элемтәдән башка без бу Җиңүне яулый алмаган булыр идек. Сугыш чорында элемтәчеләр бу юнәлештә зур эш алып бара, аларның күбесе дәүләт бүләкләренә дә ия булды. Элемтәче ул бит әле армия почтасын ташучы, фронттан өйдәге якыннарга хәбәр ирештерүче һәм, кызганычка каршы, һәлак булу турында хәбәрләр ирештерүче дә... Хәзер элемтә 70 ел элек булганча түгел, әмма аның нигезе үзгәрми. Элемтәдән башка үсеш юк. Аңардан башка мәгълүматлашу, дәүләт, коллективлар, тармаклар белән идарә итү дә мөмкин түгел”.
Шушы сүзләрдән соң Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук элемтәчеләргә ачылган беренче һәйкәл булуын да искәртте.
Роман Шәйхетдинов: “Мин сезгә тыныч күк йөзе, Җиңү парадын, Җиңүнең 70 еллыгын әйбәтләп каршы алуыгызны телим. Барлык элемтәчеләрне безнең бүгенге һөнәри бәйрәмебез — Элемтә һәм радио көне белән тәбрик итәм. Тарихны үзгәртмичә, илебезнең Бөек Җиңүгә керткән өлешен тапламыйча, алдагы буынга җиткерергә кирәк. Бүген ачылган һәйкәл моңа кадәр булган бушлыкны тутырып, яшь буынга илебезнең җиңүче булуын хәбәр итә”, - диде һәм бәйрәм белән тәбрикләде.
“Таттелеком” ААҖ җитәкчесе Лотфулла Шәфигуллин әлеге һәйкәлнең прообразы Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов булуын искәртте. “Бу һәйкәлне ачу идеясе “Таттелеком” хезмәткәрләрендә туды. Ул Борис Кузнецовка багышлана. Белүегезгә, ул сугышта элемтәче булган һәм Герой исемен 19 яшендә алган”, - диде.
Чарада батыр якташыбызның туганнары да чакырулы иде, ә Борис Кузнецов үзе Мәскәүгә Җиңү парадына китүен хәбәр иттеләр.
Һәйкәл ачылу тантанасына килгән ветераннар өчен биредә концерт программасы да әзерләнгән иде.