Роман Шәйхетдинов ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсе оешмалары белән киңәйтелгән киңәшмә үткәрде

2015 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

Бүген ИТ-паркта ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсе оешмалары җитәкчеләре белән киңәйтелгән киңәшмә үткәрде.

Киңәшмә өлкәнең эре оешмаларында кадр үзгәрешләрне рәсмиләштерүдән башланды.

«СМАРТС-Казань» генераль директоры булып Марат Халиков билгеләнде, «НСС» ЯАҖ Татарстанда филиалының региональ идарә директоры булып Иван Походяев һәм Сергей Антипин Татарстан Республикасында Россия Федерациясенең элемтә һәм мәгълүматлаштыру махсус үзәгенең башлыгы булып рәсмиләштерелде.

Киңәшмә барышында 3 төп сорау күтәрелде:

1.    Татарстан Республикасының мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагының 2015 елның 1нче кварталына нәтиҗәләр ясау;

2.    2015 елның 9-11 май көннәренә элемтә операторларының эшләве;

3.    2015 елның 25-29 май һәм 9-10 июнь көннәрендә Иннополиста үтәчәк чаралар вакытында сыйфатлы элемтә белән тәэмин итү.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International