Бүген исемсез солдат һәйкәле янында Мәңгелек утка чәчәкләр салу белән тантаналы митинг узды. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, “Таттелеком” ААҖ генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин, “Татарстан Республикасы РТПЦ” РТРС филиалы директоры Владимир Якимов һәм “Татарстан почтасы” УФПС – “Почта России” филиалы директоры Регина Кузнецова катнаштылар.
Тантаналы митингка Бөек Ватан сугышы ветераннары да чакырылган иделәр.