Бүген «Татарстан почтасы» - «Россия почтасы» филиалы җитәкчесе Япониянең бизнес делегатлары белән очрашты Очрашуда Казан халыкара логистик үзәге төзелеше буенча сораулар күтәрелде. Делегация Татарстанның мәгариф секторы, почта һәм ИТ-технологияләр эшләрен оештыру турында сөйләштеләр.
2015 елның 15 маена «IT-чемпион»-2015 республикакүләм бәйгесендә катнашучылар саны 36 мең тәшкил итә. Мәктәп укучыларының логиннары ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталының 42 мең шәхси кабинетында сакланган.
“Ачык Татарстан” проектының “Ведомстволар отчетлары” бүлегендә урнаштырылган отчетлар саны үсә бара. Бүгенге көнгә дәүләт хөкүмәте һәм җирле үзидарә органнары отчетларының саны 192 тәшкил итә.
Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы 2015 елның 18, 19, 20 һәм 21 май көннәрендә сәгать 9.15-17.00 аралыгында Казан шәһәренең радиотелеүзәгендә планлы ремонт эшләре сәбәпле барлык техник чаралар сүндереп торылу турында хәбәр итә.
Олимпиада яңа Россия шәһәренең мөхим вакыйгаларының берсе булып санала.
8-10 июнь көннәрендә Иннополис Университеты Россиякүләм роботлар олимпиадасын үткәрәчәк.