Иннополис шәһәрендә почта бүлеге эшли башлады

2015 елның 15 мае, җомга
15 майдан Татарстан Югары Ослан районында Иннополис шәһәрендә даими рәвештә почта бүлеге эшли башлады.
Почта бүлеге А.С.Попов исемендәге технопарк бинасында (420500, Татарстан Республикасы, Югары Ослан районы, Иннополис шәһәре, Университет ур., 7 йорт) урнашкан.
420500 номерлы почта бүлегенең эш режимы: дүшәмбе-җомга – 9.00-17.00, төшке аш вакыты – 13.00-14.00; шимбә һәм якшәмбе – ял көне.
Почта элемтәсенең бу бүлегендә почта кабул ителәчәк һәм җибәреләчәк, коммуналь хезмәтләр һәм элемтә хезмәте өчен түләүләр кабул ителәчәк, вакытлы матбугатка язылу һ.б. мөмкин булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International