Анатолий Геллер V Республикакүләм яшьләр форумы катнашучылары белән очрашты

2015 елның 13 мае, чәршәмбе

13-15 май көннәрендә ИТ-паркта V Республикакүләм яшьләр форумының финалы уза. Чараның секцияләренең берсе хөкүмәт һәм яшьләр арасындагы ачык диалогка багышланган. Әлеге секция кысаларында катнашучылар белән ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Анатолий Геллер очрашты.

Очрашу технопаркның матбугат-үзәгендә узды, очрашу тема – Татарстанда мәгълүмати технологияләр үсеше.

Очрашу кысаларында Анатолий Геллер яшь белгечлек дөрес юл сайлау мөхимлеген искәртте. Шулай ук министр урынбасары ИТ-белгечләр шәһәре – Иннополис турында сөйләде. Иннополиста яшәр һәм эшләр өячен барлык уңайлы шартлар да булдырылачак диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International