ЯҢАЛЫКЛАР


22
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

КФУның Инстаграмдагы официаль аккаунтында 23 март көнне сәг. 14:00дә 2018-2019 еллардагы уку елына керү буенча туры эфир булачак. 

Комиссия әгъзаләре уздырылган чараларның нәтиҗәләрен карадылар. Алар 2015-2020 елларның антикоррупцион сәясәт программасына кергән. 


21
март, 2018 ел
чәршәмбе

"Хайтек" басмасы хәбәр иткәнчә, ясалма интеллект 6 мең элек билгеләнмәгн вирус тапты. Белгечләр әйтүенчә, Җир шарында ачыкланмаган күп вируслар яңа корал булып кулланылачак. 

ТРның Мәгълүматләштерү һәм элемтә министрлыгы проекты "Электрон белем" ООН халыкара конкурсның призеры булды. Бүләкләү тантанасы 20 март көнне Женеве шәһәрендә узды (Швейцария). 

Бүген эшлекле сәяхәт эчендә Татарстан Республикасының Премьер-министры - мәгълүматләштерү һәм элемтә  министры Роман Шәйхетдинов Швейцариядәге иң зур фәнни-техник паркта булды. 

Татарстан республикасының Мәгълүматләштерү һәм элемтә министрлыгы исеменнән Азат Мугиновны Туган көне белән котлыйбыз! 


20
март, 2018 ел
сишәмбе

Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Швейцариягә эш сәфәре барышында Лозанна политехника университетында булды. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендә Казан технопаркы директоры Антон Грачёв һәм башкалар озата йөрде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Республикасының мәгълүматләштерү һәм элемтә министрлыгы белдерүенчә 20 марттан - 29 апрельга кадәр "Татарстан республикасы РТПЦ" филиалы объектында план буенча эшләр үткәрелә. Бу эшләр сәгать 08:00дән 18:00нә кадәр аналоглы һәм санлы эфир теле һәм радио тапшырулар сүндереләчәк.

"Хайтек" басмасы хәбәр әйтүенчә, галимнәр механик кулны ишарә телендә сөйләшергә өйрәткәнәр. Эрвин Смит белдерүенчә, бу әйбер "чукрак кешеләрнең тормышын" үзгәртәчәк һәм алар өчен җанлы тәрҗемәчегә әйләнәчәк. 

Казанның ИТ-паркында язгы 29нчы резидентларны сайлау узды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International