Чараның рәсми өлеше 10:00 сәгатьтә Minecraft-ноктада башланачак. Турыдан-туры трансляцияне сылтама буенча карарга була: https://vk.com/tboilnch?w=wall-192595557_37
Россиядә «Үзара ярдәм үзәге» коммерцияле булмаган платформасын эшләтеп җибәрделәр, аның ярдәмендә волонтерлар мохтаҗларга арадашчылардан башка ярдәм итә ала. Проектның авторы - югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркы бизнес-инкубаторы резиденты Максим Беляков.
2020 елның беренче биш аенда гына да республика халкы ТР Дәүләт хезмәтләре Порталы аша 2019 ел белән чагыштырганда, хәйриягә ике тапкыр күбрәк акча биргән.
Бүген «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгенең онлайн-мәйданчыгында «Куркынычсызлык. Элемтә. Интернет» бушлай виртуаль күргәзмә өч көн дәвамында 17-нче июньнән 19-нчы июньгә кадәр барачак.
"Кайнар линия" нигезендә РТРС белгечләре телевизор караучыларның Топ-5 проблемасын төзеделәр һәм аларны хәл итү буенча лайфхаклар тәкъдим итә.
Агымдагы елның беренче биш аенда ТР Дәүләт хезмәтләре Порталы аша никах теркәү өчен ЗАГСка электрон язылу хезмәтеннән 4 038 татарстанлы файдаланган.
COVID-19 пандемиясе аркасында KAZAN DIGITAL WEEK - 2020 (http://kazandigitalweek.com) агымдагы елның 21-24 сентябрендә виртуаль форматта узачак. Халыкара форум кысаларында панель дискуссияләр, түгәрәк өстәлләр, техник турлар, күргәзмәләр һәм хакатон булачак. Хакатонның җиңүчеләре акчалата призлар белән бүләкләнәчәк.
Мәктәпне тәмамлаучылар халыкара компетенцияләр үзәгенә – Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумына керү өчен документлар тапшыра алалар. Техникумның кабул итү комиссиясе бүгенге көннән эшли башлады.
Компьютер грамоталылыгы буенча "Интернетка рәхмәт - 2020" VI Бөтенроссия шәхси казанышлары конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә. Конкурста компьютерда һәм Интернет челтәрендә эшләргә өйрәнгән пенсия алды һәм пенсия яшенә җитмәгән гражданнар катнаша ала.
15 июньнән башлап Республика күп функцияле үзәкләре офислары гражданнарны гадәти режимда кабул итүне яңарттылар.