KAZAN DIGITAL WEEK-2020 форумы виртуаль форматта узачак

2020 елның 16 июне, сишәмбе

COVID-19 пандемиясе аркасында KAZAN DIGITAL WEEK - 2020 (http://kazandigitalweek.com) агымдагы елның 21-24 сентябрендә виртуаль форматта узачак. Халыкара форум кысаларында панель дискуссияләр, түгәрәк өстәлләр, техник турлар, күргәзмәләр һәм хакатон булачак. Хакатонның җиңүчеләре акчалата призлар белән бүләкләнәчәк.

Чара түбәндәге технологик юнәлешләрне үз эченә ала:

• Интеллектуаль транспорт системалары;

• Ситуацион үзәкләр;

• Куркынычсызлык;

• Бизнеска интеграцияләнгән инновацияләр;

• Финтех экосистемасы.

KAZAN DIGITAL WEEK-2020 старт алыр алдыннан экспертлар форумның төп юнәлешләре буенча вебинарлар сериясен үткәрә. Ситуацион үзәкләргә багышланган киләсе вебинар 23 июньдә узачак. Модератор булып ТР Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин чыгыш ясаячак. Вебинарга теркәлүне сылтама буенча узарга мөмкин.

Халыкара форумны оештыручылар булып торалар:

Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш Министрлыгы Коллегиясе Утырышы;

- ЮХИДИ ИДАРӘСЕ;

- InnoSTage;

- Ак Барс Банк;

- Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды;

Форумның генераль партнеры Huawei компаниясе.

Шулай ук DIGITALSUPERHERO онлайн-хакатоннарының Бөтенроссия марафоны дәвам итә. ИТС һәм ситуацион үзәкләр элементлары буенча беренче виртуаль IT-ярышлар май ахырында узды инде. Ул чакта җиңүчеләр исемлегенә Әлмәттән «Елховские ГИКи» командасы керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International