ИТ-парк Бизнес-инкубаторы резиденты волонтерлар һәм мохтаҗлар өчен "Үзара ярдәм үзәге" мәйданчыгын булдырды

2020 елның 17 июне, чәршәмбе

Россиядә «Үзара ярдәм үзәге» коммерцияле булмаган платформасын эшләтеп җибәрделәр, аның ярдәмендә волонтерлар мохтаҗларга арадашчылардан башка ярдәм итә ала. Проектның авторы - югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркы бизнес-инкубаторы резиденты Максим Беляков.

Платформа ничек эшли? Ярдәм турында гаризаны взаимопомощь.ру сайтында калдырырга кирәк. Волонтер күрсәтелгән мәгълүматларны тикшерә һәм кирәкле документлар исемлеген сорый.

"Хәзерге вакытта Россиядә 20 меңнән артык коммерцияле булмаган оешма, иҗтимагый һәм хәйрия фондлары бар. Шул ук вакытта Россия хәйриячелек рейтингында 117 урында кала. Моңа күп факторлар йогынты ясый, әмма иң мөһиме - кешеләрнең ышанычсызлыгы, алар ярдәм  адресатка барып җитәчәгенә ышанмыйлар. Бу проблеманы хәл итү цифрлы платформа булдыру нигезенә ятты да инде. 17 апрельдә без Казахстан территориясендә проектны башлап җибәрдек һәм шуның кадәр кешенең чыннан да ярдәмгә мохтаҗ булуына шаккаттык. Хәзерге вакытта без 1000нән артык гариза эшкәрттек, шуннан соң проектны Россиядә башлап җибәрергә булдык. Хәзер ставка гадилеккә ясалган. Кешеләргә, чыннан да, үзеңә ярдәм итә алуыңа ияләшергә кирәк, мәйданчыкта ярдәм сорау оят түгел", - дип билгеләп үтә проектны уйлап табучы, "Sailet Learning Platform" җитәкчесе Максим Беляков.

Игъланнарны урнаштыру өчен махсус шартлар бар. Ул координатор тарафыннан хупланмаячак, әгәр дә:

1. Кулланучы мәгълүматларны бирмәсә;

2. Ярдәм чынлыкта кирәкле түгел;

3. Кеше эшләргә теләмәү сәбәпле, ярдәм соратып алынса;

4. Гаиләдә эшләргә сәләтле ике һәм аннан да күбрәк кеше яшәсә;

5. Гаиләнең үз торагы, туганнары һәм башка тышкы факторлар булса;

6. Кулланучы көнкүреш приборларын һәм/яки беренче чиратта кирәкле предметлар булмаган башка предметларны сораса.

"Үзара ярдәм итешү үзәге" проекты Россиядә, Үзбәкстанда һәм Казахстанда эшли. Көньяк Африка Республикасында, Грузиядә һәм Кыргызстанда платформаны эшләтеп җибәрү әзерләнә. Проектның ахыргы версиясе банклар, ритейлерлар белән, шулай ук азык-төлек кәрҗиннәрен формалаштыру һәм алга таба китерү мөмкинлеге белән бәйле p2p платформа булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International