2020 елда ТР Дәүләт хезмәтләре Порталы аша никах теркәүгә 4 038 электрон гариза бирелгән

2020 елның 16 июне, сишәмбе

Агымдагы елның беренче биш аенда ТР Дәүләт хезмәтләре Порталы аша никах теркәү өчен ЗАГСка электрон язылу хезмәтеннән 4 038 татарстанлы файдаланган.

Гаилә кору өчен февраль ае иң "уңышлы" вакыт булып чыкты: бу ай эчендә республиканың 1 092 кешесе никахка гариза язган. Теркәүләрнең иң аз саны май аенда – 225. Сүз уңаеннан, май ае татарстанлыларда никахлашу өчен иң популяр айларның берсе булып кала бирә.

Шул ук вакытта, 2020 ел башыннан ТР Дәүләт хезмәтләре Порталы аша 2 598 бала туу турында гариза теркәлгән. Шул ук вакытта гыйнвар – 1 052гә туры килгән. Башка айлар буенча статистика: февраль - 703; март – 469; апрель – 67; май – 307.

Дәүләт хезмәтләре порталында электрон гариза бирергә һәм исемне алыштыру өчен пошлина түләргә мөмкин. Агымдагы елның биш аенда аннан 1 109 татарстанлы файдаланган (иң күп татарстанлылар гыйнвар – 417).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International