КФҮдә кабул итү кампаниясе эшли башлады

2020 елның 15 июне, дүшәмбе

Мәктәпне тәмамлаучылар халыкара компетенцияләр үзәгенә – Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумына керү өчен документлар тапшыра алалар. Техникумның кабул итү комиссиясе бүгенге көннән эшли башлады.

КФҮ-КТИТС - IT-өлкәдә актуаль мәсьәләләрне хәл итәргә сәләтле инновацион технологияләр өлкәсендә белгечләр әзерләүче Россиянең алдынгы техникумнарының берсе.

Быел уку йорты базасында җиде белгечлек буенча укыту гамәлгә ашырыла:

  • Автоматлаштырылган системаларның мәгълүмати куркынычсызлыгын тәэмин итү;
  • Мәгълүмати системалар һәм программалаштыру (квалификация): программист, мәгълүмат системалары буенча белгеч, веб-һәм мультимедиа кушымталарын эшләүче);
  • Күп каналлы телекоммуникация системалары;
  • Челтәрле һәм системалы идарә итү;
  • Компьютер системалары һәм комплекслары;
  • Элемтә челтәрләре һәм коммутация системалары;
  • Почта элемтәсе.

МЦК-КТИСка керү өчен гаризаны кабул итү комиссиясендә бирергә мөмкин, алдан кабул итүгә техникум сайты аша язылырга мөмкин. Документлар бирелгән барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп башкарыла.

Кабул итү комиссиясе түбәндәге график буенча эшли:

Дүшәмбе - Пәнҗешәмбе: 8:00-18:00;

Җомга: 8:00-17:00;

Шимбә: 8:00-14:00.

Килеп туган сораулар буенча консультацияне +7(843) 272-555 телефоны буенча алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International